«Китап лабиринты»: уен-сәяхәт (6+)

Мәктәп каникуллары көннәрендә 23 нче санлы китапханә һәрчак гөрләп тора. Бүген, 3 ноябрь көнне, безгә кунакка башлангыч сыйныф укучылары килде. Балалар «Китап лабиринты» дигән уен-сәяхәттә катнашты.

Книжный лабиринт
23ф. Игра – путешествие Книжный лабиринт (4)
23ф. Игра – путешествие Книжный лабиринт (2)
23ф. Игра – путешествие Книжный лабиринт (3)
23ф. Игра – путешествие Книжный лабиринт (5)
23ф. Игра – путешествие Книжный лабиринт (6)

Уен барышында балалар табышмаклар чиште, «Балачак әкиятләре» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Артыгын тап», «Мультфильмны таны», «Сер итеп кенә бар дөньяга» уеннарында катнашты, анда пантомима аша әкияттәге әйберләрне күрсәтте. Күпсанлы сынауларны узып, уенда катнашучылар Кызыл Калфак белән бергә «әкият тыюлыкларында яшәүчеләрне әсирлектән азат итте», «картиналар галереясы»н коткарды, «музыкаль алан» аша үттеләр һәм «сихерләнгән замок капкаларын ачтылар».
Чара азагында «Смешариклар. Китапханә» танып белү мультфильмы карадылар. Чара музыка, күңел ачу һәм уен-көлкегз бай булды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: